Биографиясе

1951 елның 15 июлендә Казанда туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1976), Казан телевидение студиясендә (1970–1973), «Калининец» күптиражлы завод газетасында (1973–1975), «Комсомолец Татарии» (1975–1976), «Вечерняя Казань» (1978–1991) газеталарында эшли.

1991–1996 елларда Мәскәүдә, «Россия» газетасында, «Обозреватель» журналында эшли, Россия Журналистлар берлегендә фотокүргәзмәләр бүлеге мөдире була.

Казанга кайткач, «Казан» журналы, республика газеталары һәм үзәк журналлар белән хезмәттәшлек итә.

Россия Журналистлар берлеге (1976) һәм Фоторәссамнар берлеге әгъзасы (1991).

Иҗаты

Ф.Гобәев үзенчәлекле стиле һәм образлы фикерләү нәтиҗәсендә Россиядә һәм чит илләрдә тиз таныла.

Иҗат эшчәнлеген 1968 елда Казандагы «Волга» фотоклубында башлап җибәрә.

10 ел дәвамында (1970–1980) «Тасма» Казан фототөркеме рәисе, республика һәм аның чикләрендә фотокүргәзмәләр оештыра. «Тасма» фотографларының иҗаты Россия рәссамнары тормышында дикъкатькә лаек күренешкә әйләнә, хезмәтләре күп кенә илләрдә популярлык казана, җитди, саллы альбомнарда басылып чыга. Болары – Гобәевнең башлангыч иҗатына хас булганча, сурәтләрнең чынбарлыктагыча чагылдырылуы, эчтәлекнең драматизмы, образлардагы психологик сыйфатлар белән аерылып торучы фотолар.

Аның фәлсәфи һәм символик эчтәлектәге аклы-каралы һәм төсле фоторәсемнәрендә замандашларыбызның үз мохитенә хас тормыш тасвирлана.

Гобәев – «Сабан туе» сериясеннән ачык һәм үзенчәлекле фоторәсемнәр авторы. Ул әлеге эшенә 1971 елда керешә һәм 30 елдан артык вакыт дәвамында тиңдәшсез фотоелъязма барлыкка китерә.

Күренекле әдәбият, сәнгать, фән эшлеклеләреннән: Н.Даутов, Е.Евтушенко, Р.Нуриев, Б.Окуджава, С.Рихтер, А.Сахаров, Б.Урманче, А.Шнитке һ.б. портретлары галереясын; «Хатын-кызны эзләгез», «Татарстан. Замандаш портреты» һ.б. фоторәсемнәр сериясен иҗат итә.

Гобәев үзен рәсем сәнгате өлкәсендә дә уңышлы сыный. Ул май, темпера, тушь, пастель белән башкарылган абстракт сәнгать стилендәге картиналар авторы (1986 елда «Казанның хәзерге заман сәнгате» күргәзмәсендә куела).

1980 еллардан соң ул рәссамнар, фотографлар иҗатына багышланган альбомнар, фотокитаплар бильдредакторы һәм төзүчесе, шулай ук нәфис сәнгатьнең көнүзәк темаларын яктырткан мәкаләләр авторы. «Россия. Фоторәсемнәрдә йөзьеллык тарих» исемле (Нью-Йорк, 1994) тиңдәшсез альбом әзерләүдә катнаша, соңрак бу альбом 10 илдә яңадан басылып чыга.

Республика, бөтенроссия һәм халыкара фотокүргәзмәләрдә катнаша. Аның хезмәтләре Мәскәү, Ленинград, Вильнюс, Рига, Таллин, Париж, Амстердам, Вашингтон, Нью-Йорк шәһәрләрендә күрсәтелә. Казан, Мәскәү, С.-Петербург, Рязань, Кобург (Канада), Нида (Литва) шәһәрләрендә Гобәев иҗатына багышланган махсус 20 күргәзмә оештырыла.

Нәкышь картиналарыннан торган махсус күргәзмәсе 1986 елда Казанда, «Фоторәсемнәрдә – иҗади кырык ел» исемле ретроспектив күргәзмәсе 2008 елда Йошкар-Олада, персональ фотокүргәзмәсе 2009 елда Казанда үткәрелә.

ТР журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты (2007).

Хезмәтләре

Советский Татарстан. Казань, 1980.

Татарстан – портрет современника. Казань, 2006. Т. 1; 2007. Т. 2.

Татарстан – наш общий дом. Казань, 2007.

Елабуга тысячелетняя: В 2 т. Елабуга, 2007.

Әдәбият

Леонтьев М. Я вас люблю ... // Советское фото. 1991. № 1.

Добрынкин А. Не ловлю удачу за хвост // Фотографический вестник «Ретикуляция». 1996. № 1 (30).

Ергаева Г. Сабантуй без компьютерной обработки // Профессия – журналист. 2000. № 6.

Жаров Д. Цвет праздника // Националь, 2004. № 8.

Климов О. «Иди и смотри...» (о Фарите Губаеве) // Казань. 2009. № 10.

Автор – Г.Вәлиева-Сөләйманова