- РУС
- ТАТ
(Saxifraga), ташкуранчалар семьялыгыннан бер- яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
370 кә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган. ТР территориясендә бер төре — саз ташкураны (S. hirculus) бар. Кама аръягында очрый. Торфлы сазлыкларда үсә.
10–30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырлары нәзек. Сабагы туры, өске өлеше җирәнсу төкчәле, асты шома, төбеннән үк озын нәзек шуышма ботаклы. Яфраклары ланцетсыман, бөтен читле, аскылары сабакчалы. Чәчәкләре ак, сары төстә, себеркәч чәчәк төркемендә. Җимеше — бүлемнәр буенча ачылучы тартмачык. Июль–августта чәчәк ата. Орлыктан, тамырчалардан үрчи.
Халык медицинасында тамыр һәм орлыклары тире авырулары вакытында, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Саз ташкураны
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.