Бер төре бар – җиләкле шешәнәк (C. Baccifer). Европа һәм Азиядә таралган.

ТР территориясендә Көнчыгыш Кама аръягында һәм Кама алдының көньяк өлешендә очрый. Тугайлардагы күләгәле урманнарда, елга буйларында, куаклар арасында үсә.

Кыска тамырчалы үсемлек. Сабагы 50–150 см озынлыкта, ятма яки аз гына күтәрелмә, нык тармаклы. Яфраклары кыска төкчәле ланцет-йомыркасыман. Чәчәкләре яшькелт-ак, берле, яфрак куентыгында урнашканнар. Җимеше – ялтыравык кара коры җиләк. Май–июньдә чәчәк ата.