Тарихы

1710 елдан мәгълүм (бер версия буенча, XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына).

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана табаннары һәм тәгәрмәчләр өчен тугымнар әзерләү, киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 812 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урта Кирмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – авылда “Доброволец” колхозы, 1931 елда “Кызыл Арташ” колхозы оештырыла. 1935 елда колхозлар “Доброволец” колхозына берләштерелә. 1958 елда соңгысы “Алга” колхозы составына керә (Урта Кирмән, 1959 елдан – Колотаевка, хәзер юкка чыккан, Алан авыллары). 1959 елдан – авыл Киров исемендәге колхоз, 1994 елда – “Игенче” күмәк предприятиесе, 1998 елда – “Шакирҗанов Д.Ф.” крәстиян-фермер хуҗалыгы составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931–2011 елларда – башлангыч мәктәп, 1960–2016 елларда фельдшер-акушерлык пункты була.

Авылда клуб (1933 елдан), мәчет (1992 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Олы чишмә”, “Ибрай чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Н.Х.Кәримова (1947 елда туган) – ТР Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ф.Б.Мөбәрәкшин (1953 елда туган) – ТР ның атказанган табибы, Алабуга шәһәр поликлиникасы баш табибы (1989 елдан), “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Космос” шифаханә-профилакториясе баш табибы (2018 елдан);

Ш.С.Мостафин (1948 елда туган) – язучы, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы;

И.И.Сәлахов (1957 елда туган) – баянчы, концертмейстер, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Г.Хәйруллина (1926–2016) – дуңгыз караучы, Социалистик Хезмәт Герое, Мамадыш шәһәренең бер урамы аның исеме белән атала.

Халык саны

1859 елда – 217,
1897 елда – 645,
1908 елда – 786,
1920 елда – 796,
1926 елда – 836,
1938 елда – 803,
1949 елда – 466,
1958 елда – 447,
1970 елда – 450,
1979 елда – 309,
1989 елда – 200,
2002 елда – 177,
2010 елда – 139,
2017 елда – 130 кеше (татарлар).