14 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында, шулай ук Төньяк Америкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – кызыл серкәбаш (C. rubra) Кама алдында һәм Кама аръягында очрый. Сирәкләнгән коры урманнарда, куаклар арасында, урман буйларында ялгызы гына яки зур булмаган төркемнәр хасил итеп үсә. Известьле туфракларны өстен күрә.

30-100 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска. Сабагы кабыргалы, өске өлешендә аз гына төкчәле. Яфраклары ланцетсыман, очлы, сабакны уратып алганнар, кара яшел, аскы ягы соргылт. Чәчәкләре эре, куе кызыл, очлы чәчәк яфрагы куентыгында, нектары юк; өчпочмаклы калаклы алгы ирене аксыл төстә. Җимеше – тартмачык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамырларында барлыкка килгән бәбәкләр) белән үрчи.

Декоратив үсемлек.

Югала баручы төр, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).