5 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – яфрак саплы сарымсак үләне (A. petiolata) бөтен җирдә дә очрый. Күләгәле урманнарда, куаклар арасында, ерымнарда, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсә.

25-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, күксел куныклы. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, түбәнгеләре – бөерсыман, озын саплы, өскеләре – йөрәксыман – озынча түгәрәк кыска саплы. Чәчәкләре вак, ак, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – 4 кырлы кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Үсемлектән нык кына сарымсак исе килә (исеме шуннан).

Үләнендә гликозид, С витамины, эфир мае, орлыкларында май бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тир чыгару һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Яфракларын тәмләткеч буларак файдаланалар.

Кәҗәләр өчен көтүлек азыгы булып тора.

Яфрак саплы сарымсак үләне