10 лап төре билгеле, Евразиянең урта поясында таралган.

ТРда 5 төре бар. Зур әрекмән (A. lappa), вак әрекмән (A. minus), төкле әрекмән (А. tomentosum), катнаш әрекмән (A. mixtum) барлык районнарда да; имәнлек әрекмән (A. nemorosum) Кама алдында һәм Кама аръягында очрый. Киң яфраклы урманнарда, сулыклар ярында, ташландык җирләрдә, чүплекләрдә, юл буйларында үсә.

60-180 см озынлыктагы үсемлекләр. Тамырлары зур, үзәкле, итләч. Сабаклары юан, кабыргалы, төкчәле. Яфраклары йөрәккә охшаган, озын саплы. Чәчәкләре аксыл шәмәхә – куе кызыл төстәге шарсыман кәрзиннәр, тышлары чәнечкеле каты яфракчыклардан тора. Кәрзиннәр өске өлештәге калкансыман себеркәчкә җыелган. Җимешләре – соргылт көрән төстәге кыска бүрекчәле орлыкча, алар хайваннар йонына, киемгә һәм башка шундыйга җиңел ябыша һәм шул вакытта таралалар. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Тамырларында – инулин, органик кислоталар, сумалалы матдәләр, эфир мае, яфракларында витаминнар, лайла, каротин, эфир мае бар.

Тамырларыннан ясалган төнәтмәсе халык медицинасында бәвел кудыру һәм тир чыгару өчен кулланыла.

Бадәм һәм зәйтүн маенда тотылган тамыр төнәтмәсен, ягъни «тигәнәк мае»н чәч ныгыту өчен файдаланалар.

Яфраклары бактерияләргә каршы һәм җәрәхәтне төзәтү үзлекләренә ия.

Баллы үсемлекләр.

Имәнлек әрекмән ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Зур әрекмән