ВЛКСМ ҮКның оештыру бюросы һәм ВЛКСМ шәһәр комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1932–1935 елларда Свердловск шәһәрендә нәшер ителә.

Башта текстлар татар һәм рус телләрендә, 1934 елның 12 мартыннан фәкать татар телендә генә басыла, барысы 100 гә якын саны чыга.

«Эшче эше өчен көрәшкә әзер бул!» лозунгы белән дөнья күрә.

Төрле елларда мөхәррирләре — С.Князев, И.Йосыпов, К.Биков.

Басманың максаты — коммунистик идеалларны пропагандалау, үсеп килүче буынны Ватанга карата мәхәббәт, дуслык, гаделлек рухында тәрбияләү.

Юнәлеше

Газетада СССР һәм чит илдәге вакыйгалар, чит ил балалар оешмалары эшчәнлеге, совет укучылары тормышы яктыртыла.

Укучыларны эре предприятиеләр, шул исәптән «Уралвагонстрой», «Уралмаш» һәм башка төзелеше барышы белән таныштыра.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.