Уртача зурлыктагы (7–12 мм) канэчкеч чебеннәр. Канатының алгы чите коңгырт, өслеге коңгырт аркылы тасмалы. Парлы фасетлы күзләре башының шактый өлешен билиләр, металлсыман яшькелт төстә. Соры чебеннәр үсеше — тулы әверешле. ТРда соры чебеннәрнең 9 төре һәм 2 астөре яши. Аеруча болын соры чебеннәре (Ch. pictus) һәм гади соры чебеннәр (Ch. relictus) киң таралган.

Соры чебеннәр кеше һәм хайваннар каны белән туена. Чебенгә тулысынча тую өчен 100 мг га кадәр кан кирәк. Ләкин соры чебеннәрнең авыз аппараты чәнчеп кисүгә җайлашкан булганлыктан сизелерлек авырту тудыра һәм саклагыч реакциягә очрый. Нәтиҗәдә, кигәвен туенырга өлгерми һәм бер хуҗадан икенчесенә күчә, бу исә хайваннар һәм кешеләр арасында патоген агентлар таралуга сәбәп була. Соры чебеннәрнең түләрәмә йоктыруда катнашуы исбатланган.