Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(Parmelia), пармелиячәләр семьялыгыннан лишайниклар ыругы
900 гә якын төре билгеле, башлыча тропикларда таралганнар.
Татарстан территориясендә кәҗә пармелиясе (P. caperata), җыерчалы пармелия (P. sulcata), тәлинкәсыман пармелия (P. acetabulum) һәм башкалар очрый. Агачларда, чери башлаган үзагачта, сирәгрәк — туфракта үсәләр.
Катламасы киселмә-калаксыман яфрак таралгысы рәвешендә субстратка берегә, аксыл-соры, соры, саргылт-яшел, карага якын куе көрән төстә. Бер күзәнәкле споралардан үрчиләр.
Һаваның пычрануына сизгерләр, атмосфера чисталыгын биоиндикацияләү өчен кулланылалар.
Кайбер төрләре микробларга каршы тору үзлегенә ия.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.