1959 елда Казанда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институты буларак оештырыла (1989–1992 елларда – Бөтенсоюз, 1992–2004 елларда Бөтероссия институты); 1996 елдан Хайваннарны токсикологик, радиобиологик һәм биологик яктан саклауны тәэмин итүче баш фәнни учреждение, 2004 елдан Хайваннарның токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыгы буенча федераль үзәк. 2011 елдан хәзерге исемендә. Институтның оештыручысы һәм беренче директоры профессор Е.Н.Павловский була.

Дәүләт ихтыяҗлары өчен аеруча куркыныч микроорганизмнарны саклаучы төп фәнни оешма; әйләнә-тирә мохит объектларында, патологик материалда, илебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән азык-төлектә, фураж чималында радиоактив зарарлануны, көчле тәэсирле агулы матдәләрне, бактериаль чараларны ачыклау һәм билгеләү алымнарын эшләү буенча махсус үзәк. Патогенлылыгы 3-4 нче төркемнәргә караган микроорганизмнар белән эшләү, бу өлкәдә югары белемле җитәкче хезмәткәрләр һәм белгечләрнең белемнәрен камилләштерү, радиоактив матдәләр булган комплексларны Фәннәр академиясейдалану хокуклары расланган лицензияләре бар. Институт хайваннарда йогышлы авыруларга каршы дарулар һәм дәвалау чараларын эшли, җитештерә һәм аларны гамәлгә кертә. 1993, 1996, 1999 елларда РФ Дәүләт стандарты тарафыннан авыл хуҗалыгы һәм дару чималларын, азык-төлек продукциясен сертификацияләүче бәйсез сынау үзәге, радиацияне тикшерү лабораториясе буларак тәгаенләнә. Үзәк агулы матдәләрнең хайваннар организмына төрле дәрәҗәдә тәэсир итү механизмын, аларның агулануына диагноз кую, дәвалау һәм булдырмау алымнарын эшләү юнәлешендә теоретик, эксперименталь һәм полигон тикшеренүләр үткәрә. Институтта хайваннарны токсин матдәләр белән агуланудан, көчле агулы матдәләрнең хәвефле дозаларыннан саклауны тәэмин итүче озак вакытка исәпләнгән тәэсирле дәвалау-профилактика антидотлары, агулы матдәләрне билгеләүнең үтә сизгер экспресс-ысуллары эшләнә, трофик чылбырның барлык буыннарында да техноген һәм табигый токсин матдәләргә күзәтү (мониторинг) алып барыла. Токсикологик тикшеренүләр үсешенә К.Х.Морозовский, Г.Н.Коржевенко, И.М.Шермергорн, Е.И.Трутнев һ.б. зур өлеш кертә. Химик-токсикологик тикшеренүләрдә илебездә һәм чит илләрдә эшләнгән югары төгәллекле җиһазлар кулланыла. РФдә һәм БДБ илләрендә тиңе булмаган махсус диоксин корпусында катлаулы тикшеренүләр уздырыла. Ветеринар күзәтү объектларындагы һәм әйләнә-тирә мохиттәге токсикантлар микъдарын контрольдә тоту максатында экспресс һәм үтә сизгер ысуллар тәкъдим ителә (Р.Д.Гәрәев, К.Х.Папуниди, М.Я.Тремасов, А.В.Иванов һ.б.). Көчле тәэсирле химик токсин матдәләрнең тәэсирен бетерү өчен махсус рецептуралар эшләнә (Р.Д.Гәрәев, П.К.Сметов, К.Х.Папуниди, Ю.В.Студенцов, В.И.Барабанов, Н.Н.Жестков һ.б.лар, 1975-1990). Экотоксикантлар - хлорлы һәм фосфорлы-органик пестицидларның, авыр металларның, микотоксиннарның, диоксинның һ.б.ларның терлек азыгында һәм суда рөхсәт ителгән чикләрдәге тупланышын һәм минималь микъдарын билгеләү юнәлешендәге тикшеренүләр зур фәнни-гамәли әһәмияткә ия (А.В.Иванов, М.Я.Тремасов, Ю.А.Зимаков, В.А.Новиков, Н.Г.Шәңгәрәев, А.И.Сергейчев һ.б.лар). Хайваннарны кичекмәс очракларда тиз арада хәрәкәтсез калдыру һәм кан чыгармыйча үтерү максатында миорелаксант - «адилин-супер» эшләнә һәм киң кулланылышка кертелә (Р.Д.Гәрәев, В.И.Барабанов, 1988). Радиобиологик комплекс эшли. Хайваннарны радиациядән саклау ысулы тәкъдим итә (В.А.Киршин, В.В.Мосин, Ф.П.Фролов, Н.Җ.Хаҗипов һ.б. СССР Дәүләт бүләге лауреаты исеменә лаек булалар, 1979). Цитоплазма антигены нигезендә озак вакытка исәпләнгән тәэсирле биопротектор (радиовакцина) эшләп чыгару технологияләре булдырыла; нурланыш алган хайваннар канында радиозарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән антигеннарны молекуляр-биологик һәм иммунохимик тест-системалар кулланып билгеләү юлы белән нурланыш авыруына диагноз кую ысулы эшләнә, радиациядән зарарланган хайваннарның итен +17°С тан +28°С ка кадәрге шартларда 9 ай дәвамында саклаганда сыйфатлылык тәэмин итү ысулы сынала (Я.М.Корбангалиев, Г.В.Конюхов, Р.Д.Гәрәев һ.б.лар, 2002).

Институт эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч авыруларга диагноз кую, дәвалау, кисәтү чараларын һәм алымнарын эшләү буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып бару. Бруцеллёз, хламидиоз, некробактериоз, парагрипп-3, йогышлы ринотрахеит, рото-коронавирус инфекцияләре һ.б. авыруларга каршы югары нәтиҗәле вакциналар эшләү һәм гамәлгә кертү (Х.Х.Абдуллин, Х.Г.Гыйззәтуллин, А.В.Селиванов, Г.З.Равилов, А.В.Иванов, Р.Х.Йосыпов, К.Х.Камалов, К.М.Салмаков, Х.З.ГафФәннәр академиясеров, Х.Н.Макаев, Р.Х.Хәмәдиев, Ф.М.Хөсәенов, Х.Д.Хуҗин, В.В.Естифеев һ.б.). Социаль яктан куркыныч инфекцияләрне кисәтү чараларын эшләү буенча алып барылган тикшеренүләр ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә (1997) лаек була. 1984-2007 елларда барысы 350 дән артык препарат һәм фәнни-техник документ эшләнә һәм гамәлгә кертелә, алар төрле дәрәҗәдәге, шул исәптәнхалыкара күргәзмәләрнең 28 дипломы һәм сертификаты белән билгеләнә, уйлап табуларга 238 дән артык авторлык таныклыгы һәм патент бирелә. 100 дән артык хезмәткәр СССР ВДНХсының (Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенең) алтын, көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә. Соңгы елларда тикшеренүләр киң җәелдерелә, йогышлы авырулар китереп чыгаручы вирусларның вирулент һәм вакцина штаммнарын -нурлар белән эшкәртеп яңа буын вакциналар эшләнә. Башлыча, Халыкара фәнни-техник үзәк (ISTC) аша чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Халыкара 3 проект, шулай ук РФА, РАХФА, ТР Фәннәр академиясенең вакытлыча оештырылган иҗат коллективлары көче белән фәннең өстенлекле тармакларын үстерү программалары гамәлгә ашырыла. Югары квалификацияле фәнни кадрларны әзерләү һәм аттестацияләү буенча тәҗрибә тупланган, фәнни мәктәп барлыкка килгән.

21 лабораториядә 100 дән артык хезмәткәр (шул исәптән 22 фән докторы, 73 фән кандидаты) эшли; шулардан РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе – 15, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты – 4, СССР МС бүләге лауреаты – 1, РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре – 1, ТРның атказанган ветеринария табибе һәм атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре - 5 кеше.

Ветеринария һәм зоотехниянең фундаменталь һәм гамәли мәсьәләләренә багышланган «Ветеринарный врач» журналы чыгарыла.

Җитәкчеләре: Е.Н.Павловский (1960–1962), Х.Г.Гыйззәтуллин (1962–1974), Н.Җ.Хаҗипов (1974–1984), Г.З.Равилов (1984–2004), А.В.Иванов (2004–2020), Ж.Р.Насыйбуллина (2020 елдан).