8 төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – бодай мортугы (E. triticeum) бар; Көнбатыш Кама алдында һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Корылыклы далаланган сөзәклекләрдә, юл буйларында үсә. 5-20 см биеклектәге үсемлек, күтәрелмә сабаклы. Яфрак җәймәсе яссы. Чәчәк төркеме – йомыркасыман-эллиптик кыска башак, 3-6 чәчәкле, берле, утырма, ян-яктан кысылган. Җимеше – бөртекчә. Апрель-майда чәчәк ата. Июньнән җимеш бирә башлый. Орлыктан үрчи.

Терлек азыгы.