Биографиясе

1938 елның 19 августында Бондюг районы Кураз авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1965).

1965–1976 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе әгъзасы.

1976–1994 елларда РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү читтән торып уку юридик институтының Казан филиалында җинаятькә каршы хокук һәм процесс кафедрасы башлыгы.

1994 елдан Казан университетының халыкара хокук кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре халыкара җинаять эшләре һәм гуманитар хокукка карый.

Хезмәтләре

Выдача преступников в современном международном праве: Некоторые вопросы теории и практики. Казань, 1976.

Международный контроль. Казань, 1998.

Теоретические проблемы международного контроля. Казань, 1999.