Борынгы заманнардан билгеле. Килеп чыгышы — Европа һәм Урта Азия.

Кишер барлык континентларда үстерелә. Көпшәк, уңдырышлы комлы туфракны, нейтраль һәм аз ачылыклы балчыксыл туфракны ярата. Корылыкка чагыштырмача чыдам, яхшы үсеше өчен дым кирәк. Беренче елны каурыйсыман телгәләнгән яфраклары һәм яхшы аерылып торган, ике катламлы тамыр­азык барлыкка килә: тышкы катламы (кабыгы) куерак төстә, баллы, тәмле һәм эчке катламы (үзагачы) ачыграк төстә, төзелеше буенча тупас. Икенче елда яңадан яфраклары, ботакланган сабаклары, чәчәкләре һәм орлыклары барлыкка килә. Каротинга, кыйммәтле минераль тозларга, шикәргә бай.

Әһәмиятле яшелчә һәм азык культурасы. Орлыклары грунтка чәчеп үстерелә. Кишерне иртә язда чәчәләр яисә кышка чәчеп калдыралар. Чәчү нормасы 1 гектарга 1–1,5 млн данә. ТРда чәчүлек мәйданы 700 га, уңышы 1 гектардан 170–275 ц чыга. Үстерелә торган сортлары: «Нантская 4» (1942), «Шантанэ 2461» (1943), «Витаминная 6» (1973), «Консервная» (1981), «Лосиноостровская 12» (1989), «Гибрид Каллисто» (1993), «Ахтубинская» (1998), «Нантес 2 Тито» (2001).

Корткычлары — кишер чебене, чатыр көясе, аксыл болын күбәләге; авырулары — фомоз, кара һәм ак черек.

Кишер яңа өлгергән килеш, консервланган һәм пешерелгән хәлдә кулланыла. Кишер согы витаминнар чыганагы һәм дәвалау чарасы буларак файдаланыла.