17 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: тар яфраклы мөгезләч (E. armoracioides), нигездә, Кама аръягында, Галлия мөгезләч (E. gallicum) Әлмәт шәһәре тирәсендә очрый. Карбонатлы ачылмаларда, далаланган тау битләрендә үсә.

20-100 см биеклектәге ике- һәм күпьеллык үсемлек. Тамыр системасы үзәк, куәтле, орчыксыман. Сабагы төбеннән тармаклы. Яфраклары бөтен, калынрак, тамыр янындагылары – озынча-йомыркасыман, тешсыман читле, өскеләре – утырма, кыяк, бөтен читле. Чәчәкләре ачык-сары, чукка җыйналган. Җимеше – кузак. Май-июньдә чәчәк ата. Июнь-июльдә җимешләре өлгерә. Орлыктан үрчи.