Биографиясе

1271 ел, Кир шәһәре, Төркия – 1332 ел, шунда ук.

Төркиянең Караман шәһәре хөкемдары Мөхлис әмирнең улы.

Иҗаты

«Гарибнамә» («Чит-ят илдә яшәүче китабы»), «Мәгърифәтнамә» («Мәгърифәт китабы») поэмалары, «Диван-е Ашик Паша» («Ашик Пашаның шигырьләр мәҗмугасы») һ.б. әсәрләр авторы.

Суфичылык тәгълиматы рухында язылып, ун баб-бүлектән торган һәм һәр бабы тагын унар дастанны эченә алган «Гарибнамә» поэмасы татар халкы арасында элек-электән кулъязма нөсхәләрдә киң таралган. Кыпчак теле тәэсирендә оешкан борынгы гомум әдәби төрки телдә язылганлыктан, татар укучыларына поэма тәрҗемәсез дә җиңел аңлашылган.

Поэманың тулырак дип исәпләнгән 16 мең юл чамасындагы күчермә нөсхәләре Санкт-Петербург, Ташкент, Баку фәнни китапханәләрендә, 12 мең юл чамасындагы күчермәләре Мисыр, Төркия, Англия һәм Венгрия мирасханәләрендә саклана. Поэманы беренче фәнни өйрәнүче шәркыятьчеләрдән австралияле И.Гаммер-Пургшталь, төрек галиме Ф.Купрелезадә исемнәрен атап китәргә мөмкин. Бу эшкә китап белгече Ә.Булатов та үзеннән өлеш кертә (аның архивы Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында саклана).

Әдәбият

Шәйхелисламов З.Р. «Гарибнамә» дастаны // Әдәби мирасның яңа катламнары. Казан, 1990.

Дмитриева Л.В. Ленинградские рукописи «Гариб намэ» Ашик Паши // Проблемы востоковедения. 1960. № 1.

Гарбузова В.С. Поэты средневековой Турции: Учебное пособие. Л., 1963.

Юзеев А. Татарская философская мысль конца XVIII–XIX веков. Казань, 1998. Книга 1.

Автор – З.Р.Шәйхелисламов