200 гә якын төре билгеле, Евразиядә, Көньяк Америка, Африкада, Австралиядә таралган.

Татарстан территориясендә 8 төре бар. Сырлы күз уты (E. pectinata), вак төкле күз уты (E. brevipila), Фин күз уты (E. fennica) – барлык районнарда, туры күз уты (E. stricta), вак чәчәкле күз уты (E. parviflora) һәм башкалар. Кама аръягында очрый. Болыннарда, куаклар арасында, коры сөзәклекләрдә үсә.

5-40 см биеклектәге ярымпаразит берьеллык үсемлекләр. Сабагы туры, кызыл-көрән, кыска төкчәләр белән капланган. Яфраклары каршыдаш, утырма. Чәчәкләре вак, аксыл-шәмәхә, куентылы, ботак очларындагы башаксыман чәчәк төркеменә җыелган. Ике иренле таҗ; өске ирене шлемсыман, бөгелгән читле, аскысы – яссы, өч калаклы. Җимеше – күп орлыклы тартмачык. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе күз авыруларын дәвалау өчен (исеме шуннан), ангиналар вакытында кулланыла.