Биографиясе

1939 елның 26 мартында Шөгер районы Шөгер авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1968). 1972 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1986 елдан институтның (1997 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының) Язма һәм музыкаль мирас үзәген җитәкли (2009 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Г.Ибраһимов (т.1–9, 1974–2000), Һ.Такташ (т. 1–3, 1980–1983), Ф.Әмирхан (т. 1–4, 1984–1986) әсәрләрен текстологик яктан әзерләүдә катнаша.

Татар мәдәнияте тарихы проблемаларын өйрәнүдә үзен күпкырлы фәнни тикшеренүче буларак таныта; әдәбият белеме һәм текстология өлкәсенең актуаль мәсьәләләренә багышланган язмалар авторы.

Хезмәтләре милли шәҗәрәләр, татар әдәбияты, теле, фольклоры, сәнгате, эпиграфикасы, кулъязма китабы тарихына карый. Аның тарафыннан 3500 дән артык кулъязма китап, 320 шәҗәрә, 1500 тарихи документ җыела һәм тасвирлана.

Хезмәтләре

Мөхәммәдъяр һәм аның чоры. Казан, 1997.

Дастаннар китабы. Казан, 1999.

Татар кулъязма китабы. Казан, 2000.

Үлгәннәрнең каберен бел. Казан, 2000.

Татарские шеджере (Исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах по спискам XIX–XX веков). Казань, 1991.

Память о предках татар Поволжья и Приуралья: (Судьба татар ногайской орды); Казань, 2007.

Әдәбият

Әмирхан Р. Мәрҗанинең рухи варисы // Мирас. 1997. № 3.