100 дән артык төре билгеле. Евразиянең уртача поясларында һәм Төньяк Африкада таралган. Татарстанда бер төре: кара җимешле кызылча (C. melanocarpus) үсә. Республиканың бөтен территориясендә, ешрак көньяк районнарда очрый. Ташлы сөзәклекләрдә, известьташларда, якты урманнарда, урман буйларында үсә.

50–100 см биеклектәге ябалдашлы куакчык. Яшь ботаклары киезсыман төкчәле, карт ботаклары шома, ялтыравыклы, кызыл-көрән кабыклы. Яфраклары чиратлашкан, йомыркасыман, очы җәенке, еш кына уемтыклы, өсте кара яшел, аскы ягы киезсыман аксыл. Чәчәкләре алсу, вак, берле, яфрак куентыгында. Җимешләре — ончыл йомшаклы һәм 2–5 төшле кара алмалар. Апрель ахыры — май башында чәчәк ата. Җимешләре сентябрь–октябрьдә өлгерә. Яктылык яратучы, корылыкка чыдам үсемлек. Туфракка талымсыз; бакча һәм паркларда үстерелә.

Декоратив, аеруча, язын, чәчәк ату вакытында, шулай ук көзен, кызгылт яфрак һәм кара ялтыравыклы җимешләр белән капланганда матур.

Баллы үсемлек.

Үзагачы саргылт-алсу, каты, сыгылмалы, вак эшләнмәләр ясауда кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кара җимешле кызылча