Мишә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 24,6 км. Бассейнының мәйданы 157,8 км2. Теләче районы территориясеннән ага. Елга башы Төрек-Тәмте авылыннан 7 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Сауш авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 73 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 0,42 км/км2.

Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 156 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,3 м3/с. Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л).

Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Тәмте бассейнында суының гомуми күләме 1,4 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.