500 гә якын төре билгеле, Җир шарының субтропик, тропик һәм уртача поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар: вак кырлак (E. minor), төкле кырлак (E. pilosa) һәм хуш исле кырлак (E. suaveolens); барысы да сирәк очрый. Күбрәк елга тугайларында, комсу китерелмәләрдә үсә.

10-50 см биеклектәге берьеллык үсемлекләр. Сабагы туры. Яфраклары – тар кыяк, яссы. Чәчәк төркеме – җәенке себеркәч. Башакчыклары күп чәчәкле. Җимеше – бөртекчә. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Терлек азыгы.

Кайбер төрләре – комнарны ныгытучы үләннәр.