150 гә якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында һәм тропикларның тауларында таралган.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Гигант кырчыл (A. gigantea), нәзек кырчыл (A. tenuis), үрентеле кырчыл (A. stolonifera), йөземле кырчыл (A. vinealis) ара-тирә барлык районнарда очрый. Эт кырчылы (A. canina) һәм Корчагин кырчылы (A. korczaginii) Идел алдында үсә. Нигездә, сирәкләнгән урманнарда, болын тугайларында, сулык ярлары буенда үсә.

15-20 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы туры, көпшәле, буынлы. Яфрак пластинкалары кыяктан гыйбарәт, яссы. Чәчәк төркеме – бер чәчәкле вак башакчыклы җәенке себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.

Терлек азыгы.

Күп кенә төрләре газон ясау өчен кулланыла.

Нәзек кырчыл