Биографиясе

1937 елның 15 сентябре, Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы Йолдыз авылы – 2014 елның 1 июне, Казан.

Казан университетын (1967), СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби (Мәскәү, 1978) һәм Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы театр курсларын (Мәскәү, 1980) тәмамлый.

1954 елда Казахстан ССРның Күкчәтау өлкәсендә чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Ташкент шәһәре заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче (1956–1958), Минзәләдә геофизик кыр экспедициясендә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли (1959–1962).

1967–1975 елларда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара.

1975–1977, 1989–1997 елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә әдәби консультант.

Иҗаты

Р.Мингалим балаларга атап язган «Әйт, Кояшым!» (1966) һәм өлкәннәр өчен «Эзләр» (1967) исемле беренче шигырь җыентыклары белән үк татар поэзиясендә тормыш күренешләрен үзенә генә хас образлы фикерләү һәм форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы, масштаблылыкка, ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы, метафораларга бай, ирекле ритмикага корылган шигырьләр остасы буларак мәйданга чыга. «Күперләр» (1969), «Алкын су» (1971), «Күз карасы» (1974) җыентыкларына кергән шигырьләргә үзара сөйләшү интонациясе, фән һәм техника дөньясы образларын актив куллану хас.

1980 еллардан Р.Мингалим иҗаты тагын да тирәнрәк һәм фәлсәфирәк була бара. «Иртәгә» (1975), «Ике авыл арасы» (1979) поэмаларында шагыйрь илләр, халыклар, милләтләрне борчыган дөньякүләм проблемалар турында уйлана. «Нәкъ унбиш ел үткәч» (1972), «Уздылар» (1972), «Борчулы минутларда» (1975) кебек шигырьләрендә сагышлы уй-хисләр, лирик кичерешләр динамикасын ачып бирү омтылышы өстенлек ала.

Р.Мингалим балалар өчен күп иҗат итә: «Ә сәгать келт-келт итә» (1968), «Төнге әкият» (1973), «Бәхетле исем» (1977), «Галстуклы кәҗә» (1992), «Эх, Самара яклары» (1998), «Өч үрдәк» (2013) җыентыклары.

Драматургия өлкәсендә дә күп эшли. Аның «Урман улы – Зурмөгез» (Мәскәү үзәк курчак театрында «Длиннорогий – сын леса» исемендә сәхнәләштерелә, 1978), «Сихерләнгән урман» («Заколдованный лес» исемендә шул ук театрда, 1979), «Шүрәлеләр үч алмый» (Чаллы татар драма театры, 1982) әкият-пьесалары буенча спектакльләр куела. «Кайда сез, ирләр?» (Татар академия театры, 1982), «Өченче бүлмәдә эт яши» (Әлмәт татар драма театры, 1983), «Кунак кызы гел килмәс» (шул ук театрда, 1985), «Кире уйларга соң инде» (Татар драма һәм комедия театры, 1987) пьесаларында әхлак, мәхәббәт, тәрбия, гаилә проблемалары күтәрелә.

Соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре күбрәк милләт язмышына багышлана: «Татар түбәтәе» (1992–2000) шигырьләр циклы, «Дәрт чүлмәге» (2003), «Кем кулларына калдырыйм» (2007) җыентыклары.

Бүләкләре

Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге (1997) һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2005).

Әсәрләре

Тау астында илле бүре: Пьесалар. Казан, 1990.

Зеленый сон. М., 1978.

Жемчуг на ладони. Стихи. Уфа, 1995.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Казан, 2012.

Әдәбият

Мәйдан. 2005. № 2 (махсус сан).

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009.

Авторы – Г.М. Габделхакова