2 төре билгеле, Евразиянең уртача зонасында, шулай ук Төньяк Америкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – яшел куыш таҗъяфрак (С. viride) бар. Кама алдында һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Якты урманнарда, алан, болыннарда, сирәк үләнле урыннарда үсә.

Бүлбе хасил итүче 10-30 см биеклектәге үсемлек. Бүлбесе озынча, бармаксыман теленмә, ике өлешле, очлары безсыман сузылган. Яфраклары озынча түгәрәк яки озынча ланцетсыман, аскылары җәенке, өскеләре очлы. Чәчәкләре вак, саргылт яшел, утырма, чәчәк яфраклы, тыгыз булмаган башакка җыйналган, җиңелчә бал исле; чәчәк тирәлеге яфракчыклары (иреннәреннән башка) өскә күтәрелгән. Җимеше – тартмачык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июльдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Яшел куыш таҗъяфрак