Тарихы

Поселокка 1940 нчы елларда нигез салына (Баганалы урман хуҗалыгы 1936–1966 елларда эшли, аннан соң Биләр урман хуҗалыгы итеп үзгәртелә).

Халкы урман хуҗалыгында, бер өлеше «Победа» колхозында (Югары Татар Майнасы авылы) эшли.

Халкы күбесенчә Биләр урман хуҗалыгында эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Биләр районына, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Майна авыл җирлегенә керә.

Халык саны

1989 елда – 14,
2000 елда – 29,
2002 елда – 35,
2010 елда – 21,
2015 елда – 16 кеше (татарлар).