Рус актлар материалларында Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан (1552) соң беренче дистә еллыкларда кулланыла.

Четвертьләрнең күпме булганлыгы һәм атамалары, Нугай һәм Арча чирекләреннән тыш, мәгълүм түгел.

«Четверть» төшенчәсе киң таралмый, фаразланганча, «даруга» төшенчәсе тарафыннан кысрыклап чыгарыла.

Әдәбият         

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII вв. (Управление Казанским краем). К., 1982.

Автор — Д.Г.Мостафина