250 гә якын төре билгеле, тропик, субтропик һәм уртача поясларда таралган.

ТР территориясендә 4 төре бар. Гади куык уты (U. vulgaris) сирәк кенә барлык районнарда, көньяк куык уты (U. australis), уртача куык уты (U. intermedia) һәм вак куык уты (U. minor) – Кама алдында һәм Көнбатыш Кама арьягында очрый. Агымсыз һәм акрын агымлы сулыкларда үсә.

5-30 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары юк. Яфраклары җепсыман сегментларга телгәләнгән. Чәчәкләре дөрес формада түгел, таҗ орысы бар, кызыл-көрән буйлы кызыл-сары төстә, яфраксыз чәчәк сабы очындагы чукка җыелган. Җимеше – күп орлыклы тартмачык. Ыруг үзенең исемен яфракларында, сирәк кенә сабагында урнашкан ау куыклары булу хисабына алган. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата. Күбесенчә вегетатив юл белән, бәбәк очларындагы кышлаучы бөреләр ярдәмендә үрчи.

Уртача куык уты һәм вак куык уты ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Уртача куык уты