- РУС
- ТАТ
(Cystopteris), чын абагалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
15 кә якын төре билгеле, Җир шарының таулы һәм урманлы зоналарында таралган.
Татарстан территориясендә 2 төре: сынучан куык абага (С. fragilis) сирәк кенә барлык районнарда, Судет куык абагасы (С. sudetica) Көнбатыш Кама алдында, күбесенчә карбонатлы туфракларда үсәләр.
10-30 см биеклектәге абагалар. Тамырчасы нәзек, шуышма, карасу төстәге иске сап калдыклары белән капланган. Яфраклары озынча, юка, каурыйсыман, бәйләмгә җыелган. Яфрак саплары сары яки көрән төстә, бик нәзек. Соруслары түгәрәк, тыгыз энәле яки куыклы (ыругның исеме шуннан). Июнь-июльдә споралардан, шулай ук вегетатив юл (тамырчалардан) белән үрчи. Кышка чыдам.
Агулы (составында синиль кислотасы бар), декоратив үсемлек.
Судет куык абагасы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Судет куык абагасы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.