- РУС
- ТАТ
1919, хәзерге БРның Калтасы районы Түлди авылы — 1943 елның 15 гыйнвары, Ростов өлкәсенең Тарасов районы Красновка станциясендә туганнар каберлегендә җирләнә.
Туган авылында тракторчы, урманда сал агызучы булып эшли.
1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 130 нчы гвардия укчы полкның автоматчылар взводы командиры (1 нче гвардия армиянең 44 нче гвардия укчы дивизиясе). Сталинград, Дон һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943) катнаша.
1943 елның 15 гыйнварында Донской (хәзер Красновка станциясе) посёлогы янындагы сугышта батырлык күрсәтә: 13 сугышчыдан торган төркем белән 3 йортны саклап тота; дошман йортларны яндыргач та Кубакаев сугышны дәвам итә һәм һәлак була.
Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Красновкадагы музей экспозициясе 13 каһарман сугышчыга багышлана. СССР Кораллы Көчләре Үзәк музеенда (Мәскәү) «Красновканың унөч Герое» дигән стенд бар.
Калтасы авылында Кубакаевка бюст куелган.
Туган авылы мәктәбе Герой исемен йөртә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2;
Высоты мужества. Уфа, 1982;
Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.