25 кә якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралган. ТР территориясендә бер төре – чуар куян тукранбашы (C. varia) урман буйларында, куаклар арасында, чәчүлекләрдә үсә.

30–125 см биеклектәге күтәрелмә сабаклы үләнчел үсемлек, ботаклы. Яфраклары каурыйсыман парсыз, саплы. Чәчәкләре аксыл алсу яки ак, озын чәчәк сапларында урнашкан кыска башлы кәрзин хасил итәләр. Җимеше – кузак. Майдан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Орлыклары июльдә өлгерә башлый.

Медицинада җир өсте өлешләрен һәм орлыкларын кулланалар, аларда гликозидлар, углеводлар, дуплау матдәләре һ. б. бар.

Халык медицинасында куян тукранбашы төнәтмәсе йөрәк авыруларын дәвалау һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.