250 дән артык төре билгеле, ике ярымшарның да уртача һәм салкын поясларында, тропик һәм субтропикларның биек тауларында таралган.

Татарстан территориясендә 13 төре бар. Билгесез куга (J. ambiguus), гөберле бака кугасы (J. bufonius), җепсыман куга (J. filiformis) һәм башка барлык районнарда очрыйлар, оешма куга (J. conglomeratus), салынкы куга (J. effusus), вак куга (J. minutulus) һәм башкалар – сирәк төрләр. Дымлы болыннарда, сулык ярлары буенда, куаклар арасында үсәләр.

5-50 см биеклектәге үсемлекләр. Сабагы цилиндрсыман. Яфраклары ачык җиңсәле һәм кыяк пластинкалы, кайвакыт бөтен яфраклары җиңсәгә кадәр кыскарган. Чәчәкләре вак, күрексез, дөрес формада, ике җенесле, башча, учма яки чатырсыман чәчәк төркемендә. Җимеше – 3 оялы, күп орлыклы тартмачык. Май-августта чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Декоратив, терлек азыгы үсемлекләре.

Оешма куга