30 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

ТР территориясендә 4 төре бар. Болын күгәрчен бүреге (M. pratense), урман күгәрчен бүреге (M. sylvaticum), әтәч кикриге (M. cristatum) барлык районнарда очрый; ала миләүшә яки Иван-Марья (M. nemorosum) – Кама алдында һәм Идел алдының көньяк өлешендә очрый. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, урман аланнарында үсә.

15-50 см биеклектәге үсемлек. Сабаклары туры, төкчәле. Яфраклары кыяклы-ланцетсыман, каршыдаш. Чәчәкләре вак, сары яки кызгылт-сары, эре чәчәк яфраклары куентыгында, башаксыман яки чуксыман чәчәк төркеменә җыелган. Ала миләүшә – ике төстәге чәчәк төркеменнән тора (икенче исеме шуннан). Җимеше – ике оялы җәлпәгрәк тартмачык. Орлыклары кара көрән, эре, озынча, орлык яны яфраклы. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Итләч үсентеле орлыклардан үрчи.

Тамырлары гаустория хасил итә, башка үсемлек тамырларына берегеп, алардан туклыклы матдәләрне суыра. Күпчелек төрләрдә паразитлык тулы яшәү циклын тудыру өчен кирәк.

Ала миләүшә – дару үсемлеге; ялкынсынуга каршы һәм яра төзәтү чарасы.

Җимешләренең төнәтмәсе зарарлы бөҗәкләргә каршы кулланыла.

Ала миләүшә