25 кә якын төре билгеле, Евразиядә таралган. ТР территориясендә бер төре — көдрәч куак (A.trutescens) Кама аръягында очрый. Известьле һәм акбурлы тау битләрендә үсә.

20–70 см биеклектәге ярымкуакчык. Кабыгы коңгырт соры, кубаклы. Ботаклары нәзек, чәнечкесез. Яфраклары кыска саплы, озынча эллипссыманнан тар ланцетсыманга кадәр, соры яшел яки зәңгәрсу күк, бөтен, яссы яисә аскы ягына аз гына кайтарылган читле, өске ягы — яссы, шома, аскы ягы чыгып торучан үзәк сеңерле. Чәчәк төркеме — сабак очында урнашкан 30–40 чәчәкле куе чук. Җимеше — очлы кабыргалы өчкырлы чикләвекчек. Июньдә чәчәк ата. Августта җимеш бирә.

Декоратив үсемлек.

Халык медицинасында бизгәкне дәвалауда кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Көдрәч куак