Биографиясе

1913 елның 26 январе, Казан – 1986 елның 18 апреле, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1938).

1941–1951 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетында балалар редакциясе мөхәррире.

1952–1955 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир.

Әсәрләре 1938 елда басыла башлый. 1958 елдан әдәби иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә.

Иҗаты

Балаларга багышланган һәм «Бүләк» дип аталган беренче шигырь җыентыгы 1940 елда дөнья күрә.

«Бакча гөлләре» (1949), «Бүген һәм иртәгә» (1954), «Дачада» (1954), «Беренче чәчәкләр» (1960), «Яз бүләкләре» (1962) исемле шигырь китаплары зур популярлык казана.

«Ана йөрәге» (1959), «Мин аңлармын сине» (1966) повестьларында гаиләдә һәм мәктәптә яшүсмерләрне тәрбияләү проблемасы күтәрелә.

Бикчәнтәева әсәрләренең төп темасы – туган җир табигатенең матурлыгы, кешедә намус, вөҗданлылык, балалар белән әти-әниләрнең үзара мөнәсәбәте.

Бикчәнтәеваның шигырьләре, хикәя һәм повестьлары әниләрнең балаларга карата булган җылылык, самимилек, ихласлык хисләре белән сугарылган.

ТАССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1983).

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1963.

Без өмет йолдызлары. Казан, 1973.

Минем танышларым. Казан, 1983.

Әдәбият

Шәрәфи Г. Күңелдәге эзләр // Азат хатын. 1982. № 12.

Кукушкин Р. Ә.Бикчәнтәева турында // Канатлы дөнья. Казан, 1984.

Автор – Г.М.Габделхакова