Евразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында таралган. ТР территориясендә бер төр — бүлбеле калипсо (C. bulbosa) очрый. Күләгәле мүкле-ылыслы (сирәк кенә катнаш) урманнарда үсә.

Кыска тамырчалы үсемлек, җир өстендә бүлбеле үсенте хасил итә. Сабагы 10–15 см биеклектә, озын саплы йомыркасыман киң яфраклы. Чәчәге берле, эре, алсу, иенке, үзенчәлекле исле. Таҗ яфракчыгы башмак рәвешендә. Җимеше — тартмачык. Май–июнь башында чәчәк ата. 1967 елга кадәр сирәк кенә Көнбатыш Кама алдында очрый.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.