Биографиясе

1905 елның 9 марты, Вологда губернасы (хәзерге Архангельск өлкәсе) Сольвычегодск шәһәре – 1996 ел, Мәскәү.

Мәскәү университетын тәмамлый (1929). 1930–1931 елларда төрки телләрне өйрәнү максаты белән Каракалпак АССРның Дүрткүл шәһәрендә фәнни командировкада була.

1931 елдан Мәскәүдә: Шәрык хезмәт ияләре коммунистик университеты каршындагы лингвистик комиссиядә, 1933 елдан Милләтләр үзәк фәнни-тикшеренү институтында, 1937 елдан СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында эшли, бер үк вакытта Шәрыкны өйрәнү институтында уйгыр теле укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бөекбритания һәм Ирландиядәге Король Азия җәмгыятенең, Халыкара Урал-Алтай җәмгыятенең, Польша һәм Венгрия шәркыятьчеләр җәмгыятьләренең, Төркия лингвистика җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гомумтөрки лингвистика мәсьәләләренә, хәзерге төрки телләр һәм аларның диалектларының үсеш закончалыкларына карый.

Каракалпак, нугай, алтай телләренең морфологиясен һәм синтаксисын өйрәнә. Совет тюркологлары арасында беренчеләрдән булып ике телле төрки-рус сүзлеге төзи башлый, төрки телләрнең барлыкка килүен һәм тарихи үсешен дәверләргә бүлгән яңа классификация тәкъдим итә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Уйгурско-русский словарь. М., 1939 (автордаш).

Ногайский язык и его диалекты. Грамматика, тексты, словарь. М.-Л., 1940.

Ойротско-русский словарь. М., 1947 (автордаш).

Каракалпакский язык. Фонетика и морфология. М., 1952.

Алтайский язык. М., 1958.

Введение в изучение тюркских языков. М., 1962.

Русские фамилии тюркского происхождения. М., 1979.

Тюркская лексика в «Слове о полку Игореве». М., 1985.

Әдәбият

Әхәтов Г. Атаклы совет тел белгече // Совет мәктәбе. 1985. №3.

Хамзаев М.Я. Учёный, достойный почётного звания // Известия Академии Наук Туркменского ССР. Серия общественных наук. 1962. № 3.

Севортян Э.В. Н.А.Баскаков (К 70-летию со дня рождения) // Советская тюркология. 1975. № 3.

90 лет Н.А.Баскакову. М., 1996.

Автор – В.Х.Хаков