1912 елның 12 декабрендә төзелә.

Җәмгыятьнең гамәлгә куючысы һәм рәисе — Дәүләт саклык кассалары идарәсе хезмәткәре, Польша татары Я.А.Мухлио.

Мөселманнар арасында икътисади белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, җәмгыять Петроградта югары башлангыч училище программасы нигезендә эшләүче сәүдә мәктәбе ача. Махсус предметлардан тыш, анда ислам дине тәгълиматы һәм татар теле дә укытыла.

1917 елдан соң эшчәнлеге туктатыла.

Автор — Җ.С.Миңнуллин