20 гә якын төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган. ТР территориясендә бер төре – гади исле башмакчык (A. odoratum) очрый. Республиканың барлык районнарында, сирәкләнгән урманнарда, су басмый торган болыннарда, көтүлекләрдә үсә.

20-30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек, тамыр системасы кыска, чагыштырмача зур булмаган чирәмлекләр (кәс) хасил итә. Сабы куыш, шома. Яфраклары буйлы, элпәле, үткен телле. Чәчәге – башаксыман себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Май-июньдә чәчәк ата, июль-августта җимеше өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив органнардан үрчи.

Җир асты өлешендә печәнгә үзенчәлекле ис бирүче кумарин бар.

Халык медицинасында үсемлек төнәтмәсе ютәл вакытында, йокысызлыктан файдаланыла.

Үсемлек чәйләре составына керә. Сабаклары һәм яфраклары парфюмериядә кулланыла.