Эчтәлек

Халыкның зирәк фикер иясе һәм тапкыр сүзле кеше, гаделлекне яклаучы, көлү ярдәмендә иҗтимагый явызлыкка каршы көрәшүче. Татар мәзәкләре һәм ләтыйфәләре герое. Аларның эчтәлеген иҗтимагый-көнкүреш коллизияләр тәшкил итә, ә вакыйгалар ханнар заманыннан алып безнең көннәргәчә чорны били.

Бөек Ватан сугышы чоры Хуҗа Насретдин мәзәкләре циклы билгеле. Аларда немец-фашист илбасарлары көлкегә калдырыла. Хуҗа Насретдин совет хәрби җитәкчелегенең дә булдыксызлыгын ачы һәм ачулы итеп фаш итә, аларның сугыштагы уңышсызлыкларыннан көлә. Циклның әһәмияте, аның сәнгати дәрәҗәсе белән түгел, ә теманың актуальлеге белән бәйле.

Хуҗа Насретдин мәзәкләре тупланган беренче җыентык «Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде» төрек теленнән тәрҗемәдә нәшер ителә (1845).

1939 елда Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» исемле пьесасын яза. Беренче тапкыр ул 1940 елда Татар академия театрында куела һәм бүгенге көнгә кадәр театр репертуарына кертелә.

Әдәбият

Весёлая россыпь: Татарский народный юмор. М., 1978; 

Бәширов Г. Туксан тугыз мәзәк. К., 1960.

Автор — Ф.И.Урманчеев