Биографиясе

1954 елның 25 сентябре, Әлмәт шәһәре — 2022 елның 1 сентябре, Мәскәү.

Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1977).

1977–1988 елларда «Сөләйнефть» (1981–1982 елларда нефть промыселы башлыгы), «Ямашнефть» (1984–1985 елларда идарә башлыгы урынбасары), «Урьевнефть» (1985–1988 елларда идарә башлыгы) нефть-газ чыгару идарәләрендә эшли.

1988–1993 елларда «ЛУКОЙЛ-Лангепаснефтегаз» АҖдә (Лангепас шәһәре, Төмән өлкәсе), генераль директор (1991 елдан); 1993 елдан «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе» АҖдә (Мәскәү), аңа нигез салучыларның берсе, вице-президент.

Хезмәтләре нефть чыгару өлкәсенә карый. Нефть һәм су үткәргечләрен тутыгудан саклау, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, эретеп ябыштырылган корыч торбалар һәм торба үткәргечләр эшләү, ремонт эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча яңа алымнар эшләүдә катнаша.

Уйлап табуга 10 лап авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1989). «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Как повысить нефтеотдачу пластов // Нефть России. 1995. № 12;

И экономно, и экологично // Нефть России. 1998. № 1.