Биографиясе

1909 елның 16 (29) декабре, Казан — 1995 елның 26 июне, шунда ук.

Тәүге татар профессиональ дирижёрларының берсе.

Мәскәү консерваториясенең С.Розановта кларнет классын (1936), Л.Штейнбергта дирижёрлык классын (1941) тәмамлый.

1941–1946 елларда Башкорт опера һәм балет театры дирижёры; Ф. җитәкчелегендә «Айсылу» (М.Вәлиев һәм Н.Пейко, 1943), «Ашказар» (А.Эйхенвальд, 1944), «Алтынчәч» (Н.Җиһанов, 1946) һ.б. опералар куела.

1946–1973 елларда Татар опера һәм балет театры дирижёры; анда аның җитәкчелегендә «Коппелия» (Л.Делиб, 1948, 1963), «Таш чәчәк» («Каменный цветок», С.Прокофьев, 1961), «Пер Гюнт» (Э.Григ музыкасына, 1961), «Раушан» (З.Хәбибуллин, 1961), «Бакыр җайдак» («Медный всадник», Р.Глиэр, 1963) һ.б. балетлар, «Шагыйрь» (Н.Җиһанов, 1947), «Самат» (Х.Вәлиуллин, 1957) опералары, «Идел буенда» (Җ.Фәйзи, 1949) һ.б. музыкаль комедияләр сәхнәгә куела.

1946–1970 елларда — Казан консерваториясендә, 1970–1990 елларда Казан мәдәният институтында укыта.

Бүләкләре

Театр-музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була (1973).

Автор — Ф.Ш.Салитова