- РУС
- ТАТ
гортензия (Hydrangea), гидрангиячәләр семьялыгыннан яфрак коючан куаклар, ярымкуаклар ыругы
Сирәк кенә лианалар яки тәбәнәк агачлар.
35 ләп төре билгеле.
Төньяк Америкада, Үзәк һәм Көнчыгыш Азиядә (еш кына Кытайда һәм Япониядә) киң таралган.
Татарстан Республикасында ачык грунтта үстерелә, салкынга чыдамсызларын, чүлмәк гөлләре дип аталган төрләрен декоратив бүлмә гөле буларак үрчетәләр.
Аеруча таралган төрләре: япон гидрангиясе (Hydrangea japonica), эре яфраклы гидрангия (Hydrangea macrophylla), себеркәчле гидрангия (Hydrangea paniculata).
Кара-каршы яфраклы, яфраклары саплы, гадәти, озынча түгәрәк, шактый эре. Ак, зәңгәрсу, алсу, кызгылт төстәге чәчәкләре шарсыман яки яссы чәчәк төркеменә тупланган. Чыбыкча, үренте, орлыктан (селекция максатларында) үрчетелә.
Гидрангия дым яратучан, күләгәне әйбәт кичерә, әче туфракта яхшырак үсә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.