Биографиясе

1909 елның 25 декабре, Ташкент — 2007 елның 7 сентябре, Казан.

Мәскәү авиация институтын тәмамлый (1937).

1929–1941 елларда Мәскәүдәге 22 нче авиация заводында эшли, завод эвакуацияләнгәннән соң (1941), Казандагы 22 нче авиация заводында (1948 елга кадәр): техник, әйдәп баручы инженер, цех башлыгы, баш технолог, директор урынбасары.

1948–1961 елларда 387 нче заводта.

Максимов җитәкчелегендә предприятиедә үзйөрешле С-4 комбайннарын җитештерү җайга салына, вертолётлар җитештерү буенча реконструкция уздырыла, Ми-1, Ми-4 вертолётларын һәм аларның модификацияләрен эшләп чыгару үзләштерелә.

1961–1971 елларда Производствоны оештыру технологиясе фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында лаборатория башлыгы, баш инженер урынбасары.

1971–1986 елларда Казан авиация техникумы укытучысы.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, башка орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанские вертолёты: Полёт продолжается. К., 2000.