- РУС
- ТАТ
(Dahlia) астрачалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы, декоратив үсемлек
Чыгышы — Үзәк Америка (Мексика).
Якынча 15 төре билгеле.
Күптөрле дәлия (D. variabilis) киң таралган. Катмарсыз, ярым катмарлы һәм катмарлы, төрле төстәге 3–35 см (Татарстан Республикасы шартларында 5–10 см) диаметрлы чәчәкле, 30 сантиметрдан 250 сантиметрга кадәр биеклектәге куак барлыкка китерә.
Татарстан Республикасы чәчәкчелегендә төрле кыргый төрләрен серкәләндерү нәтиҗәсендә алынган культуралы дәлия (D. cultorum) үстерелә.
Яфраклары эре, аерым каурыйсыман, эре пычкысыман читле, кара-каршы урнашкан.
Бөреләре чәчәк ботагында өчәр төркем булып формалаша. Чәчәк оешмасы — төрле формадагы, төстәге, зурлыктагы кәрзин.
Чәчәк ату вакыты — июльдән сентябрьгә кадәр. Җимеше — орлыкча. Тамыр бүлбеләре бәбәкләре нигезендә (төбендә) агымдагы елда формалаша. 4–6 ел яши.
10 меңнән артык төре (күбесенчә гибрид) бар. Сортларны нигезенә катмарлылык дәрәҗәсе, үлчәме, чәчәк оешмасының формасы, чәчәкләр формасы (катмарсыз, җилдәксыманнар, пионсыман, декоратив, шарсыман, кактуссыман, ярым кактуссыман, катнаш) буенча классификацияләнә.
Бүлбеләрен аеру һәм чыбыкча ялгау, сирәк очракта орлыктан (селекциядә) үрчетәләр. Бүлбеләрне үрдерү чорында аералар, март ахыры — апрель башында, шулай ук алдан үрдереп тормыйча май аенда (пленка белән каплап) һәм июньдә ачык грунтка утыртканда аералар. Чыбыкча ялгау февральдән апрельгә кадәр уздырыла.
Тамырландыру өчен чыбыкчаларны чүлмәкләргә утырталар, һава температурасын 20–22 °С дәрәҗәсендә тоталар. Тамырланган чыбыкчаларны йомшак туклыклы туфраклы торф-көл чүлмәкләренә күчереп утырталар. Ачык җиргә утыртуга кадәр 1–3 тапкыр сыер тизәге эремәсе (1:15) белән азыкландыралар.
Үсемлекләрне карау туфракны даими йомшартудан һәм утаудан гыйбарәт. Туфрак һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Азыкландыру өчен тизәк ашламасы (1:10) яки кош тизәге төнәтмәсе (1:20) кулланыла (бер кутка 1,5–2 литр). Минераль ашламалардан аммиаклы селитра (10–20 г/м²), суперфосфат (10–15 г/м²) файдаланыла.
Көзге кыраулардан соң (октябрь башында) бүлбеләрен казып алалар һәм 3–7 °C температуралы коры бинада саклыйлар. Полиэтилен пакетларга салалар, пленка белән суганнар арасында изоляцияләүче материал (торф, ком, мүк) катламы булырга тиеш. Тутырылган пакетларны тыгыз бәйләп куялар (һава алмашы булмасын һәм суганнар кипмәсен өчен) һәм салкын караңгы урынга куялар. Саклауга салганчы суганнарны парафинлап куярга мөмкин.
Ончыл чык, соры черек авыруларының беренче билгеләре барлыкка килүгә 10–14 көн аралык белән бакыр-сабын эремәсе, фундазол (0,2 %), кальций содасы (0,4 %); кисәү гөмбәсе авыруын 7–10 көн аралык белән 3 тапкыр бордос сыекчасы (1 %), бакыр хлорокисе (0,5 %) сиптереп эшкәртәләр. Авыру үсемлекләрне юкка чыгару һәм дәлияне якты урынга утырту вируслы авырулар белән көрәш чарасы булып санала.
Дәлияне күбесенчә гади эскәккойрыклар, күбекле бөҗәкләр, гөбләләр, пәрәвезле талпаннар зарарлый. Көрәш чаралары: карбофос (0,2 %), коллоидлы күкерт (1 %), рогор (0,2 %), тәмәке, сарымсак, бәрәңге сабагы, кара тилебәрән орлыгы, башлы суган төнәтмәләре сиптереп эшкәртәләр.
Энциклопедия цветовода. Санкт-Петербург, 2000.
Автор – Ф. С. Зыятдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.