- РУС
- ТАТ
көчле вирус авыруы, табигый чыганаклы, вирус таралышы, бизгәк көчәю, эчке агулану, бигрәк тә бөерләрдә тамырлар тышчасы зарарлану, тромбогеморрагик синдром көчәю белән аерылып тора
Авыру кузгатучылар Вunуаviridae төренә карый.
Корея геморрагик бизгәген китереп чыгаручы Hantаan вирусы (чыганагы Ерак Көнчыгышта, табигатьтә, 1934 елда Көньяк Корея, Кытай, Япониядә табыла, вирус йөртүче – кыр тычканы), эпидемик нефропатияне – Европа вариантын китереп чыгаручы Puumala вирусы (Россия, Финляндия, Швеция, Бельгия территориясендә, табигатьтә табылган) киң таралган.
1982 елдан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән, вирусның төрле вариантлары гомуми атама (БСГБ) белән теркәлә.
Йогышлы авыруның вируслы табигате СССР МФА академигы А.А.Смородинцев тарафыннан 1940 елда исбатлана.
Авыру 1950 елларда тасвирлана, 1976–1978 елларда вирус аерып алына.
2002 елда Татарстан Республикасында БСГБ белән авыру 100 мең кешегә 10,3 очрак тәшкил итә, уртача авыр формаларда уза, үлем очрагы - 0,37%.
БСГБ Татарстан галимнәре тарафыннан 1960 еллардан башлап Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасында актив өйрәнелә (Т.А.Башкирёв, И.Г.Закиров, Д.К.Бәширова, Э.В.Горловская һ.б.).
Башкирёв Т.А. О дифференциальной диагностике геморрагической лихорадки с почечным синдромом в Среднем Поволжье // Казан. мед. журн. 1965. № 5;
Шувалов Е.П. Инфекционные болезни. М., 1995;
Клинико-эпидемиологические особенности ГЛПС в Республике Татарстан // Казан. мед. журн. 1999. № 3.
Автор – В.Х.Фазылов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.