Якынча 50 ләп төре билгеле, Евразиянең уртача поясында, Төньяк Америкада һәм Төньяк Африкада таралганнар. Россиядә бер төре — мурт эт шомырты (зирексыман кошкунмас) (F. alnus) бар. ТР территориясендә барлык районнарда очрый. Яфраклы һәм ылыслы урманнарда, елга һәм күл буйларында, шулай ук ерымнарда үсә.

1,5–4 м биеклектәге куаклык. Яшь ботакларының кабыгы шома, ялтыравыклы, кызыл-көрән, ак ясмыкчыклар белән капланган, карт ботаклары — кара диярлек соргылт-коңгырт төстә, тонык ясмыкчыклы. Яфраклары чиратлашкан, озынча-эллипссыман, өске ягы кара яшел, ялтыравыклы, аскы ягы саргылт-яшел, кайвакыт сеңерләре кызыл-көрән төкчәле. Чәчәкләре вак, аксыл, күрексез, 2–7 булып яфрак куентыгында урнашканнар. Җимеше — йомыркасыман өч төшле шарсыман сусыл төшчә (башта алсу-кызыл, соңыннан шәмәхә-кара). Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Вегетатив юл белән — тамыр үрентеләре, төп үсентеләреннән, шулай ук орлыклардан үрчи.

Дару үсемлеге. Составында гликозид, флавоноид, пектин матдәләре, органик кислоталар, лайлалар булган җимешләре кулланыла. Эт шомыртыннан ясалган дарулар эч йомшарткыч, җәрәхәтләрне төзәтү һәм бактерицид үзлекләргә ия.

Бакча һәм паркларда үстерелә, табигый киртәләр булдыруда файдаланыла.

Үзагачы йомшак, кызгылт-сары төстә, вак агач эшләнмәләре ясауда кулланыла.

Баллы үсемлек.

Мурт эт шомырты