Биографиясе

1936 елның 3 феврале, Куйбышев өлкәсенең Кинель-Черкасск районы Семёновка авылы – 1982 елның 1 марты, Зеленодольск шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1966). 1952 елдан «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә, 1970 елдан цех башлыгы.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге махсус билгеләнештәге эшләнмәләрне камилләштергәне һәм аларны әзерләүдә алдынгы технологияләр булдырганы өчен бирелә. «Почет билгеcе» ордены, медаль белән бүләкләнә.