Дөнья флорасында бер ыруг һәм бер төр – гади су нараты (H. vulgаris) уртача һәм салкын поясларда таралган.

ТРда Каманың түбәнге агымындагы районнарда очрый. Болын, сазлыкларда, су буйларында үсә.

20-80 см биеклектәге үсемлек. Шуышма тамырчалы. Сабагы туры, куыш, куе яфраклы. Яфраклары бөтен, кыяксыман, 8-12 ләп боҗра рәвешендә урнашкан; су өстендәгеләре сабакка перпендикуляр рәвештә үсә, су астындагылары аска иелгән. Чәчәкләре вак, аксыл яшел, су өсте яфраклары куенында; бер үк үсемлектә ике җенесле һәм аерым җенесле чәчәкләр була. Җимеше – коры төшчә. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамырчадан үрчи.

Үләндә флавоноид, кумарин, органик кислоталар бар.

Елан камышы ялкынсынуга каршы һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.

Гади су нараты