- РУС
- ТАТ
Зөләйха Габделсаттар кызы Әхмәтова. Хормейстер, педагог, ТАССРның атказанган артисткасы (1939)
1904 елның 13 марты, Чиләбе шәһәре – 1988 елның 2 гыйнвары, Мәскәү.
Мәскәү консерваториясен тәмамлый (1934). 1934–1937 елларда Башкорт сәнгать техникумында уку-укыту бүлеге мөдире һәм укытучы.
1937 елдан, оешкан көненнән алып, 1959 елга кадәр ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Бер үк вакытта 1941–1944 елларда Татар филармониясе директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
Оештыру сәләте, нечкә сәнгати тоемлавы ансамбльне оештыруда һәм аның иҗади формалашуында хәлиткеч роль уйный. Әхмәтова бу коллективта эшләгән елларда ансамбльнең үзенчәлекле стилен табу, милли сәнгатьне иҗади үстерү, сәхнәдә татар музыкасы һәм бию фольклорының яңа үрнәкләрен булдыру юнәлешендә актив эзләнүләр алып бара һәм аларны гамәлгә ашыра. Әхмәтова ансамбльнең репертуарын халык сәнгатенең иң яхшы үрнәкләреннән һәм композиторлар А.Ключарёв, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи һ.б.ларның әсәрләреннән туплый. Хор төркеме белән 300 ләп әсәр өйрәнелә.
Талантлы педагог буларак, солистларга иҗади яктан формалашырга һәм осталыкларын үстерергә ярдәм итә. Әхмәтова җитәкчелегендә ансамбль бөтенроссия (1939, 1945), бөтенсоюз (1957) смотр һәм конкурсларында зур җиңүләр яулый; ил буйлап беренче гастрольләре уңышлы үтә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Автор – В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.