Биографиясе

1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туган.

Казан университетын (1973) һәм Ленинград политология институтын (1991) тәмамлый.

1973 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрче, спорт һәм оборона-масса эшләре һәм пропаганда бүлекләре мөдире.

1985–1986 елларда ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында радиопрограммалар, мәгълүмат һәм реклама бүлеге мөхәррире.

1986 елдан «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, пропаганда, фән һәм мәгариф бүлеге мөдире (1991).

1992–1997 дә ТРның Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгында әйдәп баручы белгеч. Бер үк вакытта 1993–2001 елларда «Бизнес в Татарстане» журналының баш мөхәррире.

1998 елдан «Мәгърифәт» газетасы баш мөхәррире. Шул ук вакытта 2003 елдаг Казан педагогия университетында укыта, доцент.

Иҗаты

Республиканың атаклы спортчылары һәм мәдәният эшлеклеләре турындагы очерклар циклы, «Азат хатын», «Казан утлары» журналларында, «Советская Татария», «Комсомолец Татарии» газеталарында басылган әдәби очерклар, юлъязмалар авторы.

Әсәрләре

Бозлы чакрымнар // Яшүсмер, сиңа. Казан, 1979.

Камышлы күл сагышы. Казан, 1989.

Русча-татарча аңлатмалы популяр психология терминнары сүзлеге. Аксубай (ТР), 2004.

На службу призваны судьбой. Казань, 1997 (автордаш).

Духовно-нравственное развитие личности в событийной деятельности. Казань, 2002 (автордаш).

Учебно-событийная деятельность в духовно-нравственном развитии личности. Казань, 2003.